Бүген, моннан берничә сәгать элек, Агыйдел елгасында балыкчы боз астына төшеп киткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл Куштау тирәсендә, Ишембай районының Карасевка авылында булган.
Ир суга батып һәлак булган. Урынга коткаручылар килгән.
Быел кыш җылы килү сәбәпле, елга-күлләр өстендә боз ныклап туңарга өлгермәде. Шуңа да тотрыклы салкыннар башланганчы боз өстенә чыгу куркыныч. Белгечләр ассызыклавынча, 7 сантиметр калынлыктагы бозга чыгу кеше гомере өчен хәвефле. Боз кешенең авырлыгын күтәрә алсын өчен аның калынлыгы кимендә 10 сантиметрга җитәргә тиеш.
Сак булыгыз, боз өстенә чыкмагыз! Бу хакта бигрәк тә балаларга аңлатыгыз, кисәтеп куегыз.
Фото: видеодан скрин