Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 февраль , 10:10

Уеннан уймак чыкмасын!

Башкала урамында пиротехника шартлаткан балаларны эзләп тапканнар.

Уеннан уймак чыкмасын!
Уеннан уймак чыкмасын!

Уфаның Кузнецов Затоны бистәсендәге чокырда балаларның  пиротехника шартлатуы турында хәбәр иткән идек инде. Урындагы халык аны кулган ясалган шартлаткыч дип тә фаразлады.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 3нче полиция бүлеге хезмәткәрләре  вакыйгада  катнашучыларны эзләп тапкан. Алар 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге дүрт балигъ булмаган бала булып чыккан.

Мәктәп укучылары әти-әниләре белән бергә аңлатма бирү өчен полиция бүлегенә чакырылган. Балалар  сөйләвенчә, алар Амантай урамында петарда тапканнар һәм аны тикшереп карарга булганнар.

Килеп чыккан хәл буенча тикшерү бара.

"Балаларга пиротехниканы өлкәннәрдән башка кулланырга рөхсәт итмәгез. Табылган очракта пиротехниканы һич кенә дә кулланырга ярамавын кисәтегез", - дип кисәтә әти-әниләрне хокук саклау органнары вәкилләре.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: