+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 февраль 2025, 10:00

Бала ут капканын сизми дә калган...

Ярый әле өйдә абыйсы булган.

Бала ут капканын сизми дә калган...Бала ут капканын сизми дә калган...
Бала ут капканын сизми дә калган...

Чишмә районында яшәүче гаиләләренең берсендә бәхетсезлек очрагы булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итте.

12  яшьлек малай радиоалгыч ремонтлаган вакытта йозакларны эретүче сыекчаны идәнгә агызган һәм шуңа оегы белән баскан.  Зажигалка белән электр чыбыгын эретеп утырганда малайның оегына ут капкан.  Малайның абыйсы шунда ук йөгереп килеп,  утны сүндергән, әмма энесе 1-2 дәрәҗә пешү алырга өлгергән.

“Хөрмәтле ата-аналар, балалар белән янгын хәвефсезлеге темасына сөйләшегез һәм аларга янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз. Бу бик мөһим”, - дип язган район хакимияте җитәкчесе.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас