Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 февраль , 10:40

Балаларга агу сатмагыз!

Балигъ булмаганнарга кальян, вейп, тәмәке сатучыларга штрафларны 2 миллион сумга кадәр арттырдылар.

Балаларга  агу сатмагыз!
Балаларга агу сатмагыз!

Русиядә кальян, вейп, тәмәке һәм никотинлы продукцияне балигъ булмаганнарга саткан өчен административ штрафларны 2 миллион сумга кадәр арттырдылар. Русия Президенты Владимир Путин имзалаган тиешле документ 3 февральдә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылды.

Чикләүләрне бозган өчен гражданнар өчен — 200 меңнән 300 мең сумга кадәр, вазыйфалы затлар өчен — 500 меңнән 700 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 1,5 миллион сумнан 2 миллион сумга кадәр штраф каралган.

Шулай ук насвай, никотинлы азык-төлек продукциясе һәм суыра торган тәмәке саткан өчен 1,5 миллион сум күләмендә штрафлар кертелгән.

Моннан тыш, тәмәке әйберләрен ваклап сату өлкәсендә кагыйдәләрне үтәмәгән өчен гражданнарга — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфалы затларга — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 90 меңнән 120 мең сумга кадәр штраф салыначак.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: