Уфада 12 яшьлек малай “Дом Мафии” квест-бүлмәсендә умыртка сөяген сындырган. Уен бүлмәсе хуҗасы суд каршына басачак.
Сынау вакытында 12 яшьлек малай уеннан чыга, шуннан соң уенны оештыручы механизмны эшләтеп җибәрә һәм бала утыргычыннан идәнгә егыла. Шул хәл аркасында малай умыртка сөяге җәрәхәте ала, аның сәламәтлегенә авыр зыян килә.
Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган. Җинаять эше Уфаның Ленин район судына җибәрелгән.
Элегрәк уенны оештыручылар бала квест-уенга килгәнче имгәнгән булырга мөмкин, дип белдергәннәр иде. Үзләренең малайның имгәнүендә гаепләрен кире кактылар.
Фото: СУ СКР по РБ