+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 февраль 2025, 11:00

Дүрт баланы канат астына алганнар...

Миякә районында яшәүче Шәриповлар гаиләсе күпләргә үрнәк.

Дүрт баланы канат астына алганнар...Дүрт баланы канат астына алганнар...
Дүрт баланы канат астына алганнар...

Бәхетле, тату һәм бердәм гаилә — тормышта иң мөһим кыйммәтләрнең берсе. Бүген сезне Миякә районында яшәүче шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек һәм мәрхәмәтлелек үрнәге булган искиткеч Шәриповлар гаиләсе белән таныштырабыз.

Зөһрә Ирек кызы һәм Гайсар Мәхмүт улы Шәриповлар уңышлы эшкуарлар гына түгел, кайгыртучан әти-әни дә. Алар үзләренең өч баласын тәрбияләп үстергән, тагын дүрт баланы үз канатлары астына алып, аларга мәхәббәт, кайгырту һәм тормышта үзләрен табу мөмкинлеге биргән. Аларның балалары яхшы укый, хуҗалыкта ярдәм итә һәм хезмәт сөючән, максатчан һәм игелекле кешеләр булып үсә.

Шәриповлар гаиләсе районда уңышлы чәчәк бизнесы белән генә түгел, актив гражданлык позицияләре белән дә билгеле. Алар балалар йортларына булыша, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итә һәм үз районнарын төзекләндерүгә өлеш кертә.

Авыр вакытта Шәриповлар гаиләсе читтә калмады. Махсус хәрби операция башлангач та, алар “Барысы да җиңү өчен”төркемен булдырып, яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыра. Шәриповлар, бер генә гуманитар конвойны да игътибарсыз калдырмыйча, авылдашлары арасында гуманитар ярдәм җыю оештырганнар. Җыелган акчага “Нива” автомобиле, квадрокоптерлар, рацияләр, генераторлар сатып алып, алгы сызыкка озатканнар. Моннан тыш, СВОга җибәрү өчен алар берничә машина утын әзерләгәннәр.

Зөһрә Ирек кызы, гаиләдәге зур фаҗигагә — СВО зонасында улының батырларча һәлак булуына карамастан, битараф булмаган кешеләрне үз тирәсенә туплап, сугышчыларыбызга ярдәм итүен дәвам итә.

Үзенең фидакарь хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен Зөһрә Ирек кызы “Масксети ЩИТ Уфа” волонтерлык хәрәкәтенең һәм “Башкортостан” полкы командованиесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Шәриповлар гаиләсе — мәхәббәт, хезмәт һәм шәфкатьлелек кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә алуы үрнәге. Аларның тарихы башкаларны игелекле эшләргә рухландырсын!

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас