+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
6 Февраля 2025, 15:20

18 яшьлек студент әбекәйне алдаган

Егет Интернетта билгесез кешеләр белән таныша.

18 яшьлек студент әбекәйне алдаган18 яшьлек студент әбекәйне алдаган
18 яшьлек студент әбекәйне алдаган

Уфа районында пенсионерны алдаган мошенниклык схемасында катнашучы суд каршына басачак.

Уфа районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ведомство мошенниклыкта гаепләнүче Әлшәй районында яшәүче 18 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның августында колледж студенты Интернетта билгесез кешеләр белән таныша, алар өлкән яшьтәге кешеләргә шалтыратып, алдау юлы белән акчаларын үзләштерә.

Аферистлар 87 яшьлек әбигә аның якын туганы юл-транспорт һәлакәтенә очравы һәм аңа кыйммәтле операция үткәрү кирәклеге турында хәбәр иткәннәр. Гаепләнүче, медбрат ролен үти, пенсионер әбидән 70 мең сум акчасын ала һәм аны банк исәбенә күчерә, биш мең сумын үзенә калдыра.

Егет үз гаебен таныган, китерелгән зыянны каплаган.

Җинаять эше Уфа район судына җибәрелгән.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас