Якутиядә коррекцион мәктәп укытучысы сыйныфтан инвалид баланы куып чыгарган. Бу хакта Русия төбәге прокуратурасы Telegram-каналында хәбәр итә.
Мәктәп-интернаттагы күңелсез хәл 2024 елның ноябрендә үк булган, әмма аның турында күптән түгел генә билгеле булды. Ведомство хәбәр иткәнчә, баланы дәрес вакытында сыйныфтан тьютор бәргәләп чыгарган, шуннан соң бала идәнгә барып төшкән. Малайга бернинди ярдәм күрсәтүче дә булмаган.
"Прокуратура мәктәп директорына күрсәтмә чыгарды, бала мәнфәгатьләрендә белем бирү оешмасыннан 500 000 сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләтү турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте”, — диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.
Автор фотосы.