Стәрлетамакта яшәүче хатын телефон мошеннигы корбаны булган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, хатын игъланнар сайтында сиделка хезмәте тәкъдим иткән белдерү урнаштыра. Тиздән аңа бер ир шалтырата. Аның әдәплелеге артында бернинди хәйлә дә сизелми.
Шалтыратучы үзенең ялгыз яшәүче әнисеннән ерак булуын һәм аның өчен шәфкать туташы эзләвен әйтә. Авансны шунда ук түләргә тәкъдим итә, ул өйрәткәнчә эш итәргә генә кирәк була.
Хатын аванс алам дип, үз картасыннан акча күчерү реквизитларын мошенник счетына адымлап тутыра. “Түләү суммасы" графасына ир “ПРОМОКОД" кертергә күндергәч тә хатында шик тумый. Урланган акчаның күләме нәкъ шушы промокодка туры килә дә иде.
“Исегездә тотыгыз, акча күчерү өчен түләүчегә сезнең банк исәбе бәйләнгән телефон номерын гына белү дә җитә", - дип кисәтәләр ведомствода.
Автор фотосы.