Башкортстанда 13 яшьлек Матвей өчен бала турында кайгыртучы һәм яратучы әти-әни эзлиләр. Аның анкетасын төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырды.
Матвей шат күңелле, бик җитез малай. Балачактан аны әбисе бик яраткан, ул оныгында кешеләргә игелек, ярдәмчеллек һәм җылылык бүләк итә белү сыйфатлары тәрбияләгән. Ләкин, кызганычка каршы, малай берүзе калган.
Матвей балалар белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел таба, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер һәм дуслары өчен чын күңелдән шатлана белә.
Үсмернең кабатланмас стиле бар: ул үзен карый, зәвыклы киенә һәм прическасы белән горурлана. Күптән түгел ул Матурлык һәм дөньяви тәрбия мәктәбендә укый башлады, ә аның таланты “Русия йолдызлары — Башкортстан” конкурсында жюри әгъзаларын таң калдырды. Талантлы малай “Русия йолдызлары — Башкортстан мистеры” номинациясендә Гран-при яулады!
Матвей брейк-данс белән мавыга, шахмат уйнарга ярата, төрле чараларда актив катнаша.
Тормыш авырлыкларына карамастан, малай күңелен төшерми һәм хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк гаилә табачагына ышана.
Малайның хыялы — аның турында кайгырта, шатлыкларын уртаклаша торган һәм ышанычлы терәк булачак әти-әни табу.
Бәлки, сезнең ярдәм белән могҗиза булыр һәм малайның хыялы тормышка ашар, Матвей яраткан гаиләсен табар. Сез аңа бу эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.