Мәскәүдә яшәүче 50 яшьлек хатынга Уфаның Октябрь район суды “аеруча зур күләмдә ришвәт бирү” мәддәсе буенча хөкем карары чыгарган. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 2023 елның октябрендә уллыкка бала алу өчен кандидат сыйфатында исәпкә куелган хатын башкала хакимиятенең опека һәм попечительлек идарәсе хезмәткәренә конкрет баланы уллыкка алуда ярдәм күрсәтелсен өчен ришвәт бирергә әзер булуы турында берничә тапкыр хәбәр иткән.
Опека органы вәкиле бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итә. Хатынны Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре 2,5 миллион сум күләмендә акча тапшырганда тоткарлаган.
Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган. Суд аңа 3,8 миллион сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән һәм ришвәт суммасын дәүләт кеременә конфискацияләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Автор фотосы.