7 февраль төнендә Белоретта “Ford Mustang” һәм “Hyundai Creta” машиналары бәрелешкән. Кызганычка каршы, ике исерек водитель аркасында булган юл-транспорт һәлакәтендә 16 яшьлек пассажир һәлак булган.
"31 яшьлек Ford водителе узган ел юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 150 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган. Икенче 22 яшьлек “Hyundai” йөртүчесе 2022 елда транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән", - дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә.
Авария очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. “Ford” водителен тоткарлаганнар.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте