Балаларга бер яшькә кадәр ысланган, тозланган һәм кыздырылган ризыклар ашатырга киңәш ителми. Күкрәк сөте белән тукланган сабый рационына гомум өстәлдәге ризыкларны кайчан һәм ничек дөрес кертергә кирәклеге турында “СМ-клиника” табиб-педиатры Елизавета Даутова “Газета. Ру” басмасына сөйләгән.
Табиб искәртүенчә, имезүдән гомум өстәлгә күчүне баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып башларга кирәк. Әгәр дә ул үзаллы утыра, ризыкка үрелә, сорый, куллары белән тотып ала икән, димәк, әзер дигән сүз. Гадәттә, бу күренеш якынча алты айдан башлана, дип аңлата табиб.
"Өстәмә ризык кертүне сөтсез боткалардан, яшелчә (ташкабак, брокколи, төсле кәбестә) яисә җимеш измәсеннән башларга мөмкин. Измәләрнең составындагы шикәргә игътибар итәргә кирәк, бер яшькә кадәр шикәре булмау яхшырак”, - ди Даутова.
Табиб белдерүенчә, яңа ризыкларны акрынлап кертергә һәм организмның реакциясен игътибар белән күзәтү мөһим.
"Балага бер яшькә кадәр ашатырга ярамаган ризыклар бар. Әйтик, бал (ботулизм барлыкка килү куркынычы бар), сыер һәм кәҗә сөте, биш яшькә кадәр чи продуктлар (чи балык, ит, йомырка), гөмбәләр, соуслар, шикәрле эчемлекләр, кофеин, консервалар, үсемлек сөте һәм составында күп күләмдә шикәр һәм тоз булган ризыклар”, — дип ассызыклый эксперт.
Бер яшькә кадәр балаларга шулай ук каклаган, тозлаган, кыздырган ризыклар тәкъдим итмәгез, ди табиб. Белгеч кыздырылган кәтлитләрне яисә тозлы кәбестәдән пешерелгән щи кебек ашларны өч яшькә кадәр кичектерергә, ә бәрәңге измәсен бер яше тулгандарак кына ашатырга киңәш итте.
Автор фотосы.