Дүрт яшьлек бала үзенә клизма ясыйм дип, коточкыч бәлагә тарыган. 17нче шәһәр балалар дәваханәсенең баш табибы Дилара Шаһиева хәбәр итүенчә, кичә балалар хирургиясе бүлегенә туры эчәгенә микроклизма тюбигы кереп киткән 4 яшьлек сабыйны китергәннәр.
Әти-әнисе әйтүенчә, бала элек әнисе эшләгән процедураны үзаллы эшләп карамакчы булган, тик тюбик бик тирәнгә кереп киткән.
"Бу очрак балаларны карау һәм хәвефсезлек чараларын үтәүнең мөһимлеге турында искәртү булды, - дип билгели баш табиб. - Бала ваннага кергән һәм туры эчәккә бик тирәнгә микроклизма керткән. Кызганычка каршы, мондый хәлләр еш кына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү белән тәмамлана, җитди катлаулануларга китерергә дә мөмкин. Ләкин безнең тәҗрибәле хирурглар чит предметны исән-имин чыгара алдылар, баланың хәле яхшырды", - дип ассызыклаган баш табиб.
Фото: Дилара Шаһиева, VK