+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 февраль 2025, 07:10

Душка телефон тотып кергән

31 яшьлек әнинең беренче сыйныфта укучы кызы ятим калган.

Душка телефон тотып кергәнДушка телефон тотып кергән
Душка телефон тотып кергән

3 февральдә Карелиядә коточкыч фаҗига булган. 31 яшьлек Иринаның үле гәүдәсен үз фатирында  душта тапканнар, янәшәдә электр челтәренә тоташтырылган телефон яткан.

“Электр приборына су эләгү нәтиҗәсендә ток суккан, ул шунда ук үлемгә китергән", — дип белдерәләр төбәк Тикшерү комитетында.

Ни өчен ул телефонын үзе белән душка алган, өстәвенә зарядкага да тоташтырганлыгы аптырата. Күрәсең, ул моны беренче тапкыр гына эшләмәгән.

“Коточкыч фаҗига... кире кайтарып булмаслык югалту", - дип социаль челтәрләрдә туганнарының кайгысын уртаклашалар.

“Бичара. Мин душка барганда, телефонны бүлмәдә, зарядкада калдырам. Нигә аны үзең белән алырга? Колонка аша музыка тыңласаң да, бүлмәдә дә кабызырга була", — дип язган башкалар.

“Телефонга бәйлелек, бөтен җирдә, һәрвакыт һәм һәркайда үзләре белән телефон алалар", — дип язган өченчеләре.

Ирина тимер юл станциясендә начальник булып эшләгән. Аның кечкенә кызы калган, ул узган елның сентябрендә генә беренче сыйныфка укырга кергән. Әле бала туганнары янында.

Әлеге вакытта тикшерү органнары бу очрак буенча тикшерү үткәрә.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас