Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 февраль , 10:25

Арзанга кызыгып, алдана күрмәгез!

Мошенниклар 14 февральгә халыкны алдауның яңа схемаларын уйлап тапкан.

Арзанга кызыгып, алдана күрмәгез!
Арзанга кызыгып, алдана күрмәгез!

Сезгә аноним җанатардан чәчәкләр китерәләр. Кулыгызга бирәләр һәм алганыгызны раслау өчен СМС-кодны хәбәр итүегезне сорыйлар. Чынлыкта, шул кодны әйтү белән мошенниклар банк исәбегезгә кереп, булган акчаларыгызны “чистарта”,  кредит рәсмиләштереп куя.

Тагын бер алдау юлы. Танылган брендлар исеме астында искитмәле ташламалар, акцияләр вәгъдә итеп, шәхси мәгълүматларны урлый торган фишинг сылтамалар тараталар. Шул сылтама аша кереп, сез акчасыз да калачаксыз, кредитка да чумуыгыз бик ихтимал.

Мошенниклар чәчәкләр һәм бүләкләр китерүнең ялган сайтларын булдырган. Алар күз явын алырлык чәчәк гөлләмәләре  һәм ташламалар тәкъдим итә, әмма акчаны алдан алганнан соң юкка чыгалар.

Бәйрәмнәр якынлаша, дуслар. Очсыз бәяләләргә, акцияләргә ышанып, тозакка эләгә күрмәгез.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: