Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 февраль , 14:10

Баласын “оныткан” әтине эзлиләр

Ул Уфада качып йөри, диләр.

Баласын “оныткан” әтине эзлиләр
Баласын “оныткан” әтине эзлиләр

Хәйбулла районының Байгускар авылында туып үскән 1985 елгы Риза Д. 700 мең сумнан артык бурычы белән качып киткән. Приставлар битараф әтине эзләүгә игълан иткәннәр. Аның Русия чикләреннән чыгу хокукын чикләгәннәр. Ир  суд приставлары хезмәтенә килүне килмәгән, озак вакыт качып йөри һәм билгеле булган соңгы яшәү урынында күренми.

Фаразлануынча, ир Уфада яшеренеп йөри, бәлки, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнашкандыр.

"Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур бүлегенә 8 (347) 273-56-40, 8 (34772) 2-04-51 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз”, — дип мөрәҗәгать иттеләр ведомствода гражданнарга.

Фото: ГУФССП России по РБ, Vk

 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: