Агымдагы эш атнасы тулысынча Җирнең котырынган магнит кыры тәэсирендә узачак. Русия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояшның рентген астрономиясе лабораториясе мәгълүматлары буенча, 9 февральдә Җир плазма тыгызлыгы түбән булган участок йогынтысына эләккән. Ул Кояш җиленең көчәюенә йогынты ясый.
Магнит давылларының максималь көче дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 5 балл тәшкил итәчәк (10 баллы шкала буенча). Сишәмбе һәм чәршәмбе — 4 балл. Иң югары күрсәткечләр көне буе бармый, ә вакыт-вакыт берничә сәгатькә сузылачак, дип астрономнар.
Космик һава торышы Җиргә, димәк, кешеләрнең кәефенә йогынты ясый. Табиблар белдерүенчә, магнит давыллары кан тамырларына һәм нервларга йогынты ясый. Моннан тыш андый көннәрдә баш һәм буыннар авыртуы, йөрәк белән проблемалар барлыкка килә. Табигать көченең начар йогынтысын сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану белән генә җиңәргә мөмкин, дип билгели табиблар.
Автор фотосы.