Ямал-Ненец автоном округында бер гаиләдә фаҗигале хәл булган. Бу хакта округның Сәламәтлек саклау департаментына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.
Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ике яшьлек бала уйнаганда якынча 18 вак магнит йоткан. Бу хәл Пурпе Губкинский бистәсендә булган.
"Бала дәваханәгә авыр хәлдә китерелгән. Медицина хезмәткәрләре оператив рәвештә диагностика һәм реанимация чаралары үткәргән. Табиблар мөмкин булганның барысын да эшләгән, ләкин, кызганычка каршы, баланы коткарып кала алмаганнар" – дип белдерә агентлык әңгәмәдәше.
Бу хәлнең шартларын хокук саклау органнары тикшерә.
"Бала барлыгы 20 магнит йоткан", – дип ачыклык кертәләр хокук саклау органнарында.
Фото: РИА Новости / Алексей Куденко