+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
10 февраль 2025, 04:20

Уфада15 яшьлек кыз югалган

Мәктәп укучысын инде ун көн эзлиләр.

Уфада15 яшьлек кыз югалганУфада15 яшьлек кыз югалган
Уфада15 яшьлек кыз югалган

Уфада 15 яшьлек Елизавета Максимова югалган. Аның кайда булуы 30 гыйнвардан бирле билгеле түгел, дип хәбәр итә “БашРегионСпас”эзләү отряды волонтерлары.

Үсмернең билгеләре: буе 170 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре кара-коңгырт, күзләре соры-зәңгәрсу төстә.

Югалган көнне кыз капюшонлы соры пуховик, кара чалбар һәм ботинка кигән була.

Лизаның кайда булуы турында нәрсә дә булса белүчеләрнең барысын да 8(937)-3-102-112 яки 112 номерларына шалтыратуларын сорыйлар. Шулай ук волонтерларга кызны эзләүдә ярдәм итү өчен иреклеләр кирәк.

Фото: “БашРегионСпас”

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас