Берничә көн эчендә Уфада балалар имгәнүенең ике очрагы булган. Ике бала да урман янындагы тау битеннән шуганнар. Аларның икесенә дә коткаручылар ярдәме кирәк булган, чөнки җитди җәрәхәтләр алганнар.
Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә сөйләүләренчә, 10 яшьлек малай әлеге вакытта реанимациядә. Бу хәл аның белән шимбә көнне башкаланың Зорге урамында була.
15 яшьлек үсмер кичә Блюхер урамындагы урман янында тюбингта шуганда зыян күргән. Шаһитлар сүзләренчә, ул башы белән агачка барып бәрелгән. Аны авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә китергәннәр.
"Зинһар, балаларга урман янындагы тау битләреннән, бигрәк тә тюбингта шууның никадәр куркыныч булуын аңлатыгыз! — дип мөрәҗәгать иттеләр ведомствода ата-аналарга. — Ватрушкалар белән идарә итеп булмый, тормозлау системасы юк, дөрес булмаган трасса сайлаганда алар кеше гомере өчен бик куркыныч! Балаларыгызны саклагыз!»
Фото социаль челтәрләрдән.