Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 февраль , 10:20

Бала өстенә машина килеп менгән иде

Табиблар малайның хәле турында сөйләде.

Бала өстенә машина килеп менгән иде
Бала өстенә машина килеп менгән иде

Уфада 30 гыйнвар көнне исерек водитель тукталышта  торган 11 яшьлек малай бәрдергән иде.  Бәхеткә, бала савыгып килә. Бу атна ахырына аны 17 нче Шәһәр балалар клиник дәваханәсеннән  чыгарырга тиешләр, аның хәле уртача авырлыкта бәяләнә, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Билгеле булуынча, бу хәл “Госцирк” тукталышында булган иде. "Лада Калина” руле артындагы 50 яшьлек водитель итүне башкара алмаган һәм тукталышта торган “НефАЗ” автобусына  килеп бәрелгән. Бәрелүдән җиңел машинаны тукталышка килеп чәпәлә, анда ул яңа автобустан төшкән 11 яшьлек баланы бәрдерә.

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: