Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 февраль , 17:00

Машина бала өстенә ауган

11 яшьлек баланы авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр.

Машина бала өстенә ауган
Машина бала өстенә ауган

10 февраль иртәсендә Уфаның Кольцевая урамындагы 92нче йорт каршында, Кулибин урамына таба барганда, 34 яшьлек машина йөртүче “Лада Ларгус” руле артында көрткә барып менгән.  Шул вакытта машина 11 яшьлек бала өстенә ауган. Бу вакытта ул көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша юлны чыгып барган була. 

Төрле тән җәрәхәтләре алган баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр. “Башинформ “ агентлыгы  Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән баланың хәле турында хәбәр итте. Чыганак язуынча, пациент реанимациядә.

"Хәле авыр, тотрыклы. 17нче Шәһәр балалар дәваханәсенә озатылды", - дип белдергәннәр ведомствода.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: