Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 февраль , 14:30

Ачкычны бала кулына бирмәгез!

2 яшьлек сабый машина эчендә бикләнеп калган.

Ачкычны бала кулына бирмәгез!
Ачкычны бала кулына бирмәгез!

Сибайда 2 яшьлек кыз автомобиль ишеген эчке яктан бикләгән. Аңа ярдәмгә коткаручылар килгән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген ашыгыч хезмәтләргә машинада ике яшьлек кызның бикләнеп калуы, ә әти-әнисенең  ишекне ача алмавы турында мәгълүмат килгән.

Урынга килгән коткаручылар махсус инструментлар ярдәмендә ишекне ачканнар. Ачыклануынча, әти-әнисе баланы креслога утырткан арада ачкычлар аның кулында булган. Кыз ике тапкыр төймәгә баскан һәм ишекләр бикләнгән. Ә аннары сабый йоклап киткән...

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: