Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 февраль , 11:10

Инвалид баланы үги әтисе җәзалаган...

Өйдәге шаккатмалы хәлләр турында энесе сөйләп биргән.

Инвалид баланы үги әтисе җәзалаган...
Инвалид баланы үги әтисе җәзалаган...

Үги әтисе инвалид баланы мыскыллап яшәгән, үтәгән олы йомышын  ашарга мәҗбүр иткән.  Агыйделдәге шаккатмалы хәл турында   “Mash Batash” телеграм каналы хәбәр итә.

Ир өч ел элек ике улы булган хатынга өйләнгән. Өлкән малай аутизм белән авырый, аның бәдрәфкә йөрү белән проблемалары бар. Ләкин ир проблеманы  хәл итәсе урынга, йодрыклар белән тәрбияләргә карар кылган. Бик кәефсез чакларында балага бәдрәф шакшысы ашаткан.

Әнисе моны хуплаган һәм бу вәхшилеккә кысылмаган. Аның каравы, малайның энесе түземлеге бетеп, барысын да сәнгать мәктәбендәге укытучысына сөйләгән. Педагог опекага мөрәҗәгать иткән. Балаларны тартып алганнар һәм дәү әнисенә биргәннәр.

Суд ирне балигъ булмаган баланы җәзалауда гаепле дип таныган һәм аны өч ел ярымга катгый режимлы колониягә җибәргән.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: