Башкортстаннан ир белән хатын Самара өлкәсендә авариядә һәлак булганнар. Аларның 11 яшьлек уллары исән калган. Бу хакта Самара өлкәсе буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
12 февраль иртәсендә Самара өлкәсенең Красноярск районында, Кривое озеро авылыннан ерак түгел, “Киа Рио" җиңел машинасы “КамАЗ” белән бәрелешкән. Бу хәл “Урал” М-5 трассасында булган. Җиңел автомобильдә Туймазы районында яшәүче гаилә һәм водитель булган.
Киа Рио”ның 36 яшьлек һәм 38 яшьлек пассажирлары фаҗига урында һәлак булган. Аларның 11 яшьлек уллары һәм машина йөртүче исән калган. Чыганак хәбәр итүенчә, водитель руль артында йоклап киткән.
Хөрмәтле водительләр, юлларда берүк сак һәм игътибарлы булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Фото: Самара өлкәсе буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте