Миякә районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 6 яшьлек кызны санавиация белән Республика балалар дәваханәсенә китергәннәр. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
"Зыян күргән бала булган автомобиль юл-транспорт һәлакәте вакытында юл читеннән чыгып киткән. Кыз җитди җәрәхәт алган һәм ашыгыч ярдәм машинасында Миякә район дәваханәсенә китерелде. Шунда ук Республика балалар клиник дәваханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Айрат Тимершин белән телемедицина консультациясе үткәрелде. Баланы Уфага эвакуацияләү карары кабул ителде", - дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Министр билгеләвенчә, санавиация табиблары 24/7, ял һәм бәйрәмнәрсез кизү тора. Теләсә кайсы минутта алар пациентны коткару яки онлайн консультация уздыру өчен очышка әзер. Башкортстанда ел башыннан санитар авиация 102 пациентны эвакуацияләгән.
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, VK