Стәрлетамак дәваханәсе стационарына кома хәлендә 9 яшьлек кыз китерелгән. Медицина учреждениесенең баш табибы Илшат Яппаров хәбәр итүенчә, ул тюбингта шуганда әйләнә һәм башы белән коймага бәрелеп имгәнгән. Компьютер томографиясе ясаганнан соң, баш миенең уң ярымшарында эпидураль гематома барлыгы ачыклаган. Балага ябык баш сөяге-ми җәрәхәте, баш миенең авыр дәрәҗәдәге имгәнүе, уң күкрәк сөягенең ябык сынуы диагнозы куелган.
"Баланы операциягә табиб-нейрохирург Әхмәт Якуп улы Әбубәкеров алды. Уң яктагы баш сөяге трепанациясе уңышлы башкарылды, гематома алынды. Оператив дәваланудан соң кыз аңына килде, хәзер медикаментоз терапия үткәрелә”, — дигән мәгълүмат биргән Илшат Яппаров.
Фото:Ильшат Яппаров, Vk