Көн саен 21нче шәһәр клиник дәваханәсенә 80ннән 120 гә кадәр зыян күрүче мөрәҗәгать итә, аларның күбесе – аяк-кулын сындырган яисә егылып имгәнгән.
Соңгы айда травмпункт ике меңгә якын кешене кабул иткән, аларның яртысыннан күбрәге урамда зыян күргән.
Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты белгечләре бозлавыкта имгәнүдән саклану өчен берничә кагыйдәне искә төшерә:
- аяк киемен дөрес сайлагыз, сырлы йомшак табанлы аяк киеменә өстенлек бирү яхшырак;
- бозлавык булганда ашыкмаска, кискен хәрәкәтләр ясамаска, һәрвакыт аяк астыңа карарга кирәк;
- аяклар бераз иркен булырга һәм тезләрдә бераз бөгелергә, гәүдәң бераз алга авышкан булырга тиеш;
- кулларны кесәгә тыгып йөрмәгез, егылсагыз, берәр нәрсәгә тотынырга вакыт калмас.
Бозлавык вакытында баскычлар зур куркыныч тудыра, мөмкин булганча алардан качыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, баскычтан төшкәндә аягыгызны буйга куеп төшәргә кирәк, таеп киткән очракта бу егылуны йомшартачак.
Автор фотосы.