12 гыйнварда Уфада 15 яшьлек Салават Юлмөхәммәтов югалган. Аны эзләү турында “БашРегионСпас” эзләү отряды волонтерлары хәбәр итте. Иреклеләр мәгълүматлары буенча, үсмер өйдән чыгып киткән һәм югалган. Әлегә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.
Үсмернең билгеләре: буе 180 см, ябык гәүдәле, чәчләре коңгырт, күзләре коңгырт.
Хаки төсендәге озын куртка, кара джинслар, ак күлмәк, соры кроссовкалар, куе чия төсендәге башлык кигән.
Салаватның кайда булуы турында нәрсә булса да белүчеләрдән 8(937)-3-102-112 яки 112 номерлары буенча шалтыратуларын сорыйлар. Шулай ук волонтерлар эзләүдә ярдәм итү өчен иреклеләргә мохтаҗ.
Фото:“БашРегионСпас”