Уфаның Киров районы прокуратурасы “Салют” тернәкләндерү үзәгендә балалар агулану турындагы мәгълүматны тикшерә башлады. Исегезгә төшерәбез, анда өч яшьтән алып 13 яшькә кадәрге берничә пациент үзләрен начар хис иткән һәм табибларга мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң барысын да дәваханәгә салганнар, пациентларда норовирус инфекциясе ачыкланган, дип хәбәр итәләр күзәтчелек ведомствосында.
"Күзәтчелек чаралары барышында прокуратура санитар-эпидемиологик законнар таләпләрен үтәүгә бәя бирәчәк, шул исәптән персоналның сәламәтлеге һәм авырулар булмау турында дәлилләүче кирәкле документлар булуын да тикшерәчәк”, – дип өстәделәр прокуратурада.
Билгеле булуынча, элегрәк Башкортстанның “Роспотребнадзор”ы хәбәр итүенчә, азык-төлек блогында эшләгәндә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу, шул исәптән персонал һәм килүчеләрнең шәхси гигиенасын үтәү өчен шартлар булмау аркасында балаларга авыру йоккан.
Фото:пресс-служба Роспотребнадзора по РБ