Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 февраль , 13:35

Тюбингларны кайчан тыялар?!

Башкортстанда тагын бер бала таудан шуганда агачка бәрелеп имгәнгән.

Тюбингларны кайчан тыялар?!
Тюбингларны кайчан тыялар?!

Быел кыш 9 928 кеше урамда җәрәхәтләр, төрле имгәнүләр  алган. Бигрәк тә тюбингта шуганда зыян күрүселәрнең саны арта баруы күзәтелә.  Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, 17нче Шәһәр балалар дәваханәсенә генә дә бу кышта медицина ярдәме сорап 27 бала мөрәҗәгать иткән. Алар барысы да тюбингта җәрәхәтләр алган. Хәзер учреждениедә дүрт кечкенә пациент бар. Аларның берсен шушы көннәрдә реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр. Ул Блюхер урамындагы санкцияләнмәгән таудан шуган вакытта җитди җәрәхәтләр алган.

Тагын бер баланың имгәнү очрагы  7 февральдә булган. Миякә районында ун яшьлек кыз тюбингта шуганда агачка бәрелеп аңын югалткан.

“Бәрелүдән ул баш сөяге-мие җәрәхәте алган, аның баш сөяге сынган һәм баш мие шешкән. Хәзерге вакытта бала Республика балалар клиник дәваханәсенең  реанимация бүлегендә. Кызның хәле авыр, ләкин уңай динамика күзәтелә”, - дип язган Айрат Рәхмәтуллин.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: