Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 февраль , 15:40

Өен җылытмакчы булган

81 яшьлек әбинең йортында янгын чыккан.

Өен җылытмакчы булган
Өен җылытмакчы булган

Стәрлебаш районының Бузат авылында ялгыз яшәүче 81 яшьлек әбинең йортында янгын чыккан. Өлкән яшьтәге апа үзе сөйләвенчә, өйдә салкын булгач, ул берьюлы ике электр җылыткычын кабызган. Күп тә үтми йортта янгын хәбәрчесенең көчле тавышы яңгыраган. Түшәм янында стенада артык йөкләнеш килеп, электр чыбыгы яна башлаган була. Ут бик тиз стена буйлап тарала. Янгын хәбәрчесе һәм ярдәм сорап кычкырган тавышка күршеләре йөгереп керә. Алар кул астындагы чаралар белән янгынны сүндерә.

Янгын сүндерүчеләр өйне җилләтә һәм өлкән яшьтәге хатынга ярдәм күрсәтә.

Бәхеткә, янгын хәбәрчесе зур фаҗигане булдырмый калган. Сак булыгыз, өйләрегезгә янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз, аның төзеклеген тикшереп торыгыз. 

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: