Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 февраль , 11:15

Каргизәрдә бозлы суга төшеп киткәннәр

Ике ир-егет кар машинасында сәфәргә чыккан була.

Каргизәрдә бозлы суга төшеп киткәннәр
Каргизәрдә бозлы суга төшеп киткәннәр

Краснокама районының Сауз авылында ике кеше кар машинасында бозлы суга төшеп киткән. Бәхеткә, алар үзләре чыгарга өлгергән, ләкин бик нык өшегәннәр, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

"Соңгы вакытта халык арасында кар машиналарында туристлык сәфәрләре популярлаша бара, әмма аларны эксплуатацияләгәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен һәркем дә белми, - дип билгеләделәр ведомствода. – Кар машинасында йөрергә чыкканда, хәвефсезлек турында онытмагыз!»

Коткаручылар киңәшләренә колак салыйк:

водительләргә эксплуатация үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнергә һәм кар машинасын йөртү кагыйдәләрен үзләштерергә кирәк;

исерек хәлдә кар машинасы руле артына утырмагыз;

кар машинасын йөртүчегә һәрвакыт саклагыч шлем кияргә кирәк;

каргизәрдә ерак араларга ялгыз йөрү куркыныч тудыра.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: