Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 февраль , 09:45

Әти-әниле булырга ярдәм итегез!

Һәр бала гаилә җылысын тоярга тиеш.

Әти-әниле булырга ярдәм итегез!
Әти-әниле булырга ярдәм итегез!

Бу дөньяда елмаюлары иң салкын йөрәкне дә эретергә сәләтле балалар бар. Пантелеимон — шуларның берсе. Бу "кояшлы малай" аңа кайгыртучанлык, җылылык һәм аның тормышны сөюе тулысынча ачыла алырлык йорт бүләк итәчәк әти-әни эзли.

Пантелеимон 2023 елда туган. Бу бик актив һәм аралашучан бала. Ул өлкәннәр белән дә, башка балалар белән дә бик җиңел элемтәгә керә. Ул хис-кичерешләрен уртаклашыр өчен кулын сузудан курыкмый һәм үз исемен ишетүгә шатланып карый.

Пантелеимон музыка ярата! Күңелле көйләр ишетеп калса ул, өйрәнгән хәрәкәтләрне кабатлап, бии башлый, ә бу мизгелләрдә аның йөзе чын күңелдән шатлык белән тула. Уеннарда ул тырышлык күрсәтә: уенчыклар белән озак вакыт уйнап утыра, аларны тикшерә һәм үз сценарийларын уйлап таба ала.

Ул өлкәннәрне игътибар белән күзәтә һәм яңа иҗекләрне, хәтта алар аның гадәти «лексиконына» кермәсәләр дә, рәхәтләнеп кабатлый. Бу аның үсәргә һәм өйрәнергә омтылуы турында сөйли. Өстәвенә, Пантелеимон якын кешеләрен бик яхшы аера һәм аңа игътибар бирүчеләргә тартыла.

Пантелеимон үз җылысын уртаклашырга әзер. Аңа сөю атмосферасында үсәргә ярдәм итәчәк, аның дөнья белән кызыксынуын хуплаячак һәм аның ышанычлы юл күрсәтүчеләре булачак әти-әни кирәк. Ул һәр мизгелнең кадерен белергә, вак-төяккә дә гаҗәпләнергә өйрәтәчәк.

Әгәр сезнең йөрәгегездә күңеле яктылык һәм өмет белән тулы  “кояшлы малай” өчен урын булса, аңа таба бер адым атлагыз. Мөгаен, нәкъ менә сез — Пантелеимонга иң мөһим нәрсәне бүләк итәчәк гаиләдер.

Бәлки, сезнең ярдәм белән могҗиза булыр һәм бу бала яраткан гаиләсен табар. Сез аңа ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк. Бу бала турында дусларыгызга, танышларыгызга да сөйләгез.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: