Башкортстанда Р-240 трассасында, Авыргазы районының Яңа Кәлчир авылы янында, 14 автотранспорт бәрелешкән. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре килгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк, өч кеше зыян күргән, шул исәптән 8 яшьлек бала, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Барлык зыян күрүчеләр дә дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Урында табиблар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук кар машинасы белән КАМАЗ базасында хәрәкәт итүче җылыту пункты бар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре е хәрәкәтне бер полоса буенча оештырганнар. Хәл-вакыйга контрольдә тора.
Бүген юлларда себертмә буран, сак булыгыз. Ашыгыч кирәк булмаган очракта, ерак сәфәргә чыкмавыгыз сорала.
Фото: видеодан скрин