+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
16 февраль 2025, 05:50

Диананы табарга ярдәм итегез!

Башкортстанда 16 яшьлек кыз югалган.

Диананы табарга ярдәм итегез!Диананы табарга ярдәм итегез!
Диананы табарга ярдәм итегез!

Иглин авылында 16 яшьлек Диана Хәсәнова югалган. 15 февральдән бирле аның кайда булуы билгесез, дип хәбәр итәләр “ЛизаАлерт” эзләү отряды волонтерлары.

Югалган кызның билгеләре: буе 170 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре коңгырт, күзләре яшел төстә.

Югалган көнне өстенә ак куртка, аклы-зәңгәрле шакмаклы күлмәк, зәңгәр джинсы кигән, аягында аклы-яшел төстәге кроссовкалар була.

Диананың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне 112 яки 8 (800) - 700 – 54 – 52 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

 

Фото:поисково-спасательный отряд «Лиза Алерт»

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас