11 яшьлек бала дәресләрен озак әзерли, һәрвакыт игътибарын читкә юнәлтә, өлкәннәрнең ярдәмен көтә. Мондый очракта нишләргә? РАОның “Шәхес тәрбияләү һәм үстерү үзәге” әйдәп баручы аналитигы, психолог Александр Николаев киңәшләренә колак салыйк.
Белгеч әйтүенчә, 11 яшьтә бала инде өйгә эшен кем белән дә булса башкарырга тиеш түгел. Аның белән янәшә утырып, без ярдәм итәргә тырышабыз. Тик бу очракта укучыда үзаллылыкны беркайчан да күрмәячәкбез, киресенчә, болай эшләп, без аның кызыксынуын һәм өлгерешен киметәбез. Бу күп санлы тикшеренүләр белән исбатланган.
“Шул ук вакытта өй эшендә ярдәм итү ул әле баланың укуында уңышларга гарантия бирми. Баланың 11 яшьтә өйгә эш әзерләү белән проблемаларын аңлау өчен башлангыч мәктәптә ничек укуын һәм өй эшләрен ничек башкаруын исегезгә төшерегез. Бәлки, кайчандыр ул дәресләрне үзаллы эшләгәндер, әмма аның аларны ничек эшләве кемне дә булса канәгатьләндермәгән. Кызганычка каршы, без моны белмибез.
Өйдә шартлар, баланың якыннары белән мөнәсәбәте нинди? Әгәр балада өй эшенә тотыныр алдыннан ук артык эмоциональлек барлыкка килә икән, димәк, моның төгәл сәбәбе бар. Аны нәрсәдер борчый. Өйгә эш эшләү үземе, әллә өлкәннәрнең мөнәсәбәтеме? Еш кына бергә өй эшләрен башкару – бала өчен дә, ата-ана өчен дә шактый көчле эмоциональ киеренкелек тудыра”, - ди Александр Николаев.
Укучы баланың борчуын киметү, паникасын бетерү өчен психолог түбәндәге киңәшләрне бирә:
Автор фотосы.