+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
18 Февраля 2025, 06:00

Автобуска китеп барган вакытта яна башлаган

Бу вакытта транспортта 70 пассажир булган.

Автобуска китеп барган вакытта яна башлаганАвтобуска китеп барган вакытта яна башлаган
Автобуска китеп барган вакытта яна башлаган

Салават шәһәрендә китеп барган вакытта 70 пассажир утырган автобус яна башлаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, маршрут автобусының двигателе 1 Май урамында хәрәкәт иткәндә яна башлаган. Барлык пассажирлар үзаллы эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк.

Автобусның мотор өлешендә чыккан 0,5 квадрат метр мәйдандагы ут-ялкынны янгын сүндерүчеләр сүндергән.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, пассажирлар йөртү һәм транспортны эксплуатацияләгәндә хәвефсезлек таләпләрен тәэмин итү тикшереләчәк.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас