Күмертауда ике яшьлек малай урамда тапкан пыяла кисәген борынына тыккан. Ярый әле борыныннан кан киткәч баланың әнисе моны күреп калган һәм дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.
Отоларинголог-табиблар баланы караганнан соң, ят предметны уңышлы алганнар. Пыяла баланың борын эчен бераз кисеп өлгергән, ләкин көчле кан китүне вакытында туктатканнар. Хәзер бала үзен яхшы хис итә, аны дәваханәдән чыгарганнар, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте