+30 °С
Облачно
Нуриман районының Павловка авылында песи электр баганасына менгән һәм төшә алмаган. Аның хуҗабикәсе коткаручыларны чакырткан. Ярдәмгә Гадәттән тыш хәл буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре чыкты.
Урынга коткаручылар килеп, баскыч ярдәмендә күтәрелеп, мәчене уңышлы гына җиргә төшергәннәр. Хайванны исән-сау хуҗасына тапшырганнар, дип хәбәр иттеләр дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Фото: Гадәттән тыш хәл буенча Башкортстан Дәүләт комитеты хезмәткәрләре