+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 Февраля 2025, 11:20

Берсен – чәченнән эләктергән, икенчесенең битенә суккан...

Укучы кызларга һөҗүм иткән бәндәне кулга алганнар.

Берсен – чәченнән эләктергән, икенчесенең битенә суккан...Берсен – чәченнән эләктергән, икенчесенең битенә суккан...
Берсен – чәченнән эләктергән, икенчесенең битенә суккан...

Кеше торагына керергә тырышу, хулиганлык һәм полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаепләнүче ирне 18 апрельгә кадәр сак астына алганнар. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булуынча, Р.Зорге урамындагы йортта өч кызга һөҗүм булган. Ике укучы кыз дус кызларында кунакта була һәм, чыгып барганда, бусагада билгесез бер ир күренә. Ул фатирга керергә ниятли. Кызлар ят кешене этеп чыгармакчы була, ул берсенең чәченнән тота, икенчесенең битенә суга. Тавышка күршеләре йөгереп чыга, ир тизрәк качу ягын карый. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тапканнар. Ул Уфада яшәүче 38 яшьлек ир, тоткарлаганда исерек була, полициягә каршылык күрсәтә.

“Честный репортаж” телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, ул урлау, талау өчен берничә тапкыр хөкем ителгән. Хәзер аңа 7 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү яный.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас