+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 Февраля 2025, 09:30

Грипп белән авыручылар арта

Бигрәк тә 14 яшькә кадәрге балалар чирли.

Грипп белән авыручылар артаГрипп белән авыручылар арта
Грипп белән авыручылар арта

Башкортстанда соңгы атнада сезонлы респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны 10,7 процентка арткан. 26 меңнән артык ОРВИ очрагы теркәлгән, шуның яртысы 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә, дип хәбәр итә “Роспотребнадзор” Башкортстанның буенча идарәсе.

Күзәтчелек ведомствосында билгеләп үтүләренчә, 59,9 процентта – грипп. Әлегә төбәктә А (H1N1) гриппы вирусы өстенлек итә, әмма аңа алмашка B гриппы вирусы килүе ачык.

"Кагыйдә буларак, бу зур булмаган икенче дулкын барганын күрсәтә. Эпидемиологик күтәрелешнең "койрыгы"нда һәрвакыт B гриппы",-дип хәбәр иттеләр “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәтендә.

Хәзер Башкортстанда ике мәктәп һәм бер балалар бакчасы тулысынча карантинга ябылган. 14 мәктәптә 24 сыйныф һәм тугыз балалар бакчасында 24 төркем эшен өлешчә туктатканнар.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас