+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
20 февраль 2025, 11:35

Нигә син кеше баласы кебек түгел!

Баланың уңышлы киләчәген җимерә торган сүзләрне исегездә калдырыгыз.

Нигә син кеше баласы кебек түгел!Нигә син кеше баласы кебек түгел!
Нигә син кеше баласы кебек түгел!

Ата-ана әйткән сүз баланың характерын һәм үз-үзен бәяләвен формалаштыруга зур йогынты ясый. Кайвакыт хәтта очраклы гына әйтелгән җөмлә  бала йөрәгендә тирән эз калдыра, аның нәтиҗәсе еллар узгач күренәчәк. Балалар психологиясе өлкәсендә белгечләр кулланырга ярамаган берничә җөмләне истә калдырырга куша.

"Син бернәрсәне дә яхшы эшли алмыйсың"

Баланың тырышлыгын юкка чыгару аның аңында бернәрсә дә эшли алмау тойгысы формалаштыра. Мондый сүзләрне даими кабатлау уңышсызлыклардан куркуга һәм үз көчеңә ышанычны тулысынча югалтуга китерергә мөмкин.

"Нигә син кеше баласы кебек түгел?"

Башка балалар белән чагыштыру кимчелек һәм үпкә хисе уята. Бала үзен уникаль итеп хис итүдән туктый һәм бәйләнгән стандартларга туры килергә омтыла башлый, бу аның шәхесен җимерә.

"Мин синең белән шулкадәр нык арыдым..."

Мондый сүз баланы үзен гаиләдә авыр йөк итеп хис итәргә мәҗбүр итә. Ул үзен әти-әнисенә проблема тудыру чыганагы буларак кабул итә башлый, бу гаеп хисе формалаштыра, аннан өлкән яшьтә котылу аеруча авыр.

"Елама, син бит җебегән кыз түгел!"

Мондый сүзләр бигрәк тә ир баланы үз хисләрен басарга өйрәтә. Вакыт узу белән ул хис-тойгыларын белдерүдән туктый, бу тирә-юньдәгеләр белән аралашуда авырлыкларның һәм эмоциональ читләшүнең сәбәбе булырга мөмкин.

"Тыңламасаң, мин сине башкача яратмаячакмын!"

Мондый сүзләр баланың иминлек, ышаныч тойгысын җимерә. Ата-ана мәхәббәтен югалтудан курку аны һәрвакыт борчылып, куркып яшәүгә китерә һәм үз-үзенә ышанмаучан итә.

Сүз белән бала күңелен кыерсытмас өчен психологлар түбәндәге киңәшләрне бирә:

- Баланың уңышларын һәм тырышлыгын күреп, аңа ярдәм итәргә.

 - Тыныч сөйләргә һәм теге яисә бу гамәлләрнең ни өчен дөрес булмавын аңлатырга.

 - Яратмый башлау белән беркайчан да янамаска!

- Бала үз хисләрен курыкмый белдерә алырлык тыныч мохит булдырырга.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас