+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 февраль 2025, 12:30

“Улыгызны урладык, акча күчерегез...”

Мәктәп укучысы мошенникларга ышанып, чит өлкәгә юлга чыккан.

“Улыгызны урладык, акча күчерегез...”“Улыгызны урладык, акча күчерегез...”
“Улыгызны урладык, акча күчерегез...”

Русия Эчке эшләр министрлыгында мошенникларның  кеше урлау белән бәйле яңа алдау ысулы турында кисәтә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.

"Телефон мошенниклары үзләренә ышандырып, кешеләрне якыннары белән аралашуны өзәргә һәм башка төбәккә китәргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Шул арада туганнарына аны урлау турында хәбәр итәләр һәм, җәзалау белән янап, аларга зур суммалар күчерергә таләп итәләр", - дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

Ведомство вәкиле күптән түгел булган вакыйга турында язган. Җинаятьчеләр Мәскәүдәге 16 яшьлек үсмерне үз әнисенең кыйммәтле әйберләрен сатарга һәм акчаларны тапшыру өчен Владимир өлкәсенә китәргә күндергәннәр. Ул арада егетнең әнисе улының урлануы һәм аңа “физик җәза" янавы турында хәбәр ала. Моны булдырмас өчен ул кичекмәстән урлаучыларга 500 мең сум күчерергә тиеш була.

Коты очкан ана полициягә мөрәҗәгать иткән.  Алар укучы баланың кайда булуын билгеләгәннәр. Хәзер инде аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Үсмер җинаятьчеләргә акча бирергә өлгермәгән.

Әти-әниләр, балаларыгызны кисәтеп куегыз: чит кешеләр белән аралашырга, аларга ышанырга ярамый! Бигрәк тә акча белән бәйле, якыннар белән элемтәне өзү, чит төбәккә китү кебек гамәлләрдән сак булсыннар.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас