Кичә, 21:30 сәгать тирәсендә, Уфада ике яшьлек һәм сигез айлык сабыйлар фатирда үзләре генә бикләнеп калган. Дөресрәге, балаларның зурысы, әниләре кибеткә сөткә дип чыгып киткәч, ишекне эчтән бикләп куйган. Бу хакта башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.
Урынга килгән коткаручылар шулай ук яну исен сизгәннәр — ике яшьлек бала плитәне кабызган һәм ризык көя башлаган була.
"Коткаручылар тиз арада ишекне ачтылар. Бәхеткә, балалар зыян күрмәгән", - дип белдерделәр Гражданнар яклавы идарәсендә.
Фото: Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе