+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 февраль 2025, 11:05

Кендекле әфлисун ашаганыгыз бармы?

Кайбер кешеләр аларны бозык дип уйлый һәм читләп уза.

Кендекле әфлисун ашаганыгыз бармы?Кендекле әфлисун ашаганыгыз бармы?
Кендекле әфлисун ашаганыгыз бармы?

Кабыгында зур булмаган “кендеге" чыгып торган әфлисуннарга игътибар иткәнегез бардыр, мөгаен. Кендекле әфлисуннар гадәтиләрдән үсеп җитмәгән кечкенә җимеш яшеренгән урыны булу белән аерыла. Кайбер кешеләр аларны “брак”, бозык дип саный һәм читләп уза. Чынлчыкта исә  кендекле әфлисун иң тәмле сортлардан санала. Алар татлы хуш исле, сусыл һәм татлы, эчендә сөякләренең бик аз яисә бөтенләй булмавы белән аерылып тора, бу аларны куллану өчен аеруча уңайлы итә.

Кендекле әфлисуннар башта Америкада популярлык яулаган, ә хәзер Русия супермаркетларында да еш очрый. Бу әфлисуннар кулинариядә киң кулланыла. Аларны җиләк-җимеш салатларына, десертларга салалар һәм, әлбәттә инде, яңа сыгылган сут әзерләү өчен кулланалар. Татлы тәме һәм сөякләре булмау аркасында әфлисун суты аеруча тәмле һәм хуш исле була.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас