+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 Февраля 2025, 10:55

2 айлык сабыйны реанимобильдә Уфага китергәннәр

Аның сәламәтлеге өчен башкала табиблары көрәшә.

2 айлык сабыйны реанимобильдә Уфага китергәннәр2 айлык сабыйны реанимобильдә Уфага китергәннәр
2 айлык сабыйны реанимобильдә Уфага китергәннәр

Нефтекама шәһәр дәваханәсеннән 2 айлык сабыйны реанимобильдә Уфаның Республика балалар клиник дәваханәсенә китергәннәр. Медицина учреждениесендә аңлатуларынча, хатын кечкенә баласының хәлсезлегенә һәм ютәлләвенә зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән. Барлык тиешле тикшерүләрне уздырып, Нефтекама табиблары консилиум җыйган һәм Уфа дәваханәсендә медицина ярдәме күрсәтергә карар кылганнар.

Кечкенә пациентка нибары ике ай, шуңа күрә баланы һәм аның әнисен реанимобильдә балалар реаниматологы озатуында китергәннәр. Баланы Уфага алып барганда, табиб даими рәвештә башкала табибларына аның хәле турында хәбәр итеп торганнар. Республика клиник дәваханәсенең махсуслаштырылган бүлегендә бала барлык кирәкле дәвалауны алачак. Табиблар  сабыйга “ике яклы үпкә ялкынсынуы” диагнозы куйган.

"Тәүлек дәвамында үткәрелгән интенсив терапия нәтиҗәсендә баланың хәле яхшыруга ирешелде, бу аны пульмонология бүлегенә күчерергә мөмкинлек бирде, анда малай әнисе янында дәвалануын дәвам итә. 24 февральгә булган мәгълүматларга караганда, пациентның хәле уртача авырлыкка туры килә", - дип белдерделәр Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас