+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 февраль 2025, 03:11

Буранда юлга чыксаң...

39 баладан торган төркем Чиләбе өлкәсеннән Башкортстанга юл тоткан була.

Буранда юлга чыксаң...Буранда юлга чыксаң...
Буранда юлга чыксаң...

Узган төндә Башкортстанда Магнитогорск-Ира трассасында хәрәкәт чикләнү сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бер төркем мәктәп укучылары белән автобусны  туктаткан. 39 бала, водитель һәм бер озатучыдан торган төркем Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәреннән Хәйбулла районының Акъяр авылына юл тоткан була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, юлда буран булу сәбәпле, уңайлы һава шартлары урнашканчы, балаларны Сибай шәһәре шифаханәсендә урнаштыру турында карар кабул ителгән. Төркемне туклану белән тәэмин иткәннәр.

Билгеле булуынча, көчле буран аркасында кичә Башкортстанда ике трассада барлык төр транспорт чаралары өчен хәрәкәт туктатылды. Зианчура районында Югары Сарабил – Куандык участогында һәм Баймак районында Магнитогорск - Ира участогында. Чикләүләрне бетерүнең якынча вакыты 24 февральдә иртәнге 8дә.

Хәрәкәт чикләнү сәбәпле, Баймакта вакытлыча урнаштыру пункты булдырылган. Иртәнге 6га анда 21 кеше, шул исәптән 6 бала урнашкан.

 

Автор фотосы.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас