Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитетына башка профильле комитетлар белән берлектә балаларны йортсыз этләр һөҗүменнән якларга мөмкинлек бирәчәк нормалар әзерләргә кушты.
Бу проблема бүген пленар утырышта күтәрелде, дип хәбәр итәләр Дәүләт думасының матбугат хезмәтендә.
Узган елда йортсыз этләр 237 мең кешене тешләгән. Булган законнар базасы кешеләрне якламый, дип белдерә Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Бийсолтан Хәмзаев.
Дәүләт думасы рәисе ассызыклаганча, “кеше, бала — иң югары кыйммәт, моны онытырга ярамый", һәм балаларны яклау буенча тиешле карар кабул итәргә чакырды.
"Шаккаттыргыч бу кадрларны барысы да күрде. Без балаларны, кешеләрне яклаячакбызмы? Уйлап карагыз: хайван хуҗасыз, ач. Закон буенча аны тотарга, стерильләштерергә һәм аннары ерткычны кире балалар мәйданчыгына кайтарырга туры килгән", — ди ул.
"Әйдәгез тәртип урнаштырыйк һәм Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре буенча профильле комитетка, төбәкләр карар кабул итү мөмкинлеге алсын өчен, закон проектын мөмкин кадәр тизрәк кертергә тапшырыйк. Бала гомере кыйммәтрәк. Әти-әнигә нинди кайгы. Сез үзегезне алар урынына куеп карагыз. Без җаваплылыкны аңларга тиеш", - дип билгеләде Вячеслав Володин.
Автор фотосы.